Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанның IT-компанияләренә ярдәм күрсәтеләчәк

«Цифрлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында РФ Хөкүмәте якынча 20 миллиард сум бүлеп бирәчәк.

Татарстан IT-компанияләре һәм стартаплары дәүләт ярдәменә дәгъва итә алалар, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы. Инде хәзер үк стартапларның саны зур булуы сизелә, әмма барысына да дәүләт ярдәме кирәк түгел. Алар арасында инвесторларга кызыклы яңа компанияләр дә бар.

РФ Хөкүмәте компанияләр программаларын үстерү һәм аларны сату базарына чыгару өчен якынча 20 миллиард сум бүлеп бирәчәк. Бу 2024 елга кадәр мөмкин булачак. Компания үз чыгымнарының 50 проценттан да артмаган һәм елына 250 миллион сумнан да артмаган өлешен ала алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев