Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанның каклаган казы һәм чәк-чәге «Вкусы России» конкурсында җиңү яулады

Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы Татарстанны иң актив катнашучы буларак билгеләп үтте.

Татарстанның каклаган казы һәм Казан чәк-чәге «Вкусы России» дип аталган азык-төлек продуктлары төбәк брендлары бәйгесендә җиңү яулады. 
Каклаган каз «Вкусное рядом» номинациясендә беренче урын алса, Казан чәк-чәге «Попробуй, полюбишь» номинациясендә икенче урынга лаек булды. 
РФ авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев сүзләренчә, төбәк брендлары өчен миллионнан артык кулланучы тавыш биргән. Бәйгедә исә барлыгы Россиянең 79 төбәгеннән 508 бренд катнашкан. 
Патрушев Татарстанны үз продукциясен актив тәкъдим иткән регионнар исемлегендә искә алды. Бәйгене алга таба ел саен үткәрергә планлаштыралар. 
Конкурс комиссиясе төбәк брендларын җиде номинация буенча билгеләде. Татарстанны бәйгедә 22 бренд тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев