Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанның күп балалы гаиләләренә салым ташламалары бирелә

Әлеге ташлама икенче ел гамәлдә.

Татарстанның күп балалы гаиләләренә милек салымын түләүгә ташлама бирелә. Гомуми сумма 31 миллион сум тәшкил итә. Әлеге мәгьлүматны Федераль Салым Хезмәте Идарәсенең Татарстан Республикасы буенча 2нче санлы камераль контроль бүлеге җитәкчесе урынбасары Елена Корчагина җиткерде.
Аның сүзләре буенча, әлеге ташламага 46 мең кеше ия. Ведомство ташламаны салым исәпләгәндә вычет рәвешендә кулланачак, шуңа күрә аерым гариза бирү таләп ителми. 
Мондый төр салым ташламасы икенче ел гамәлдә. 18 яшькә кадәр өч һәм аннан күбрәк балалары булган гаиләләр әлеге ташлама хокукына ия.
Милек салымына ташламалар һәр балага квартираның яки бүлмәнең биш квадрат метры яки йортның җиде квадрат метры исәбеннән санала. 
Җир салымы буенча вычет күп балалы гаиләләрнең салым базасын участоктан 600 квадрат метрга киметә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев