Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанның күпфункцияле үзәкләрендә өлкәннәр өчен түләүсез консультацияләр үткәреләчәк

Акция 28 сентябрьдән 3 октябрьгә кадәр үткәрелә.

28 сентябрьдән 3 октябрьгә кадәрге чор Татарстанның күпфункцияле үзәкләрендә өлкән яшьтәге кешеләргә электрон сервисларны үзләштерүдә ярдәм итү атнасы дип игълан ителде.
Татарстанның күпфункцияле үзәкләренең барлык 59 офисында да әлеге максат белән мөрәҗәгать иткән өлкән яшьтәге кешеләргә, электрон рәвештә хезмәтләр алу мөмкинлеге турында сөйләп, барысын да күрсәтәчәкләр һәм аңлатачаклар, өлкәннәр мөстәкыйль рәвештә РФ һәм ТР Дәүләт хезмәтләре порталларында, Пенсия фондында, башка сайтларда «Шәхси кабинет» булдырырга, хезмәтләрне электрон рәвештә алырга, шулай ук ТКХ хезмәтләре өчен дистанцион рәвештә түләргә, табибка язылырга өйрәнә алачак. Күп кенә хезмәтләрне алу өчен "ЕСИА"да теркәлгән булу зарур. Үзәккә килгән вакытта өлкән яшьтәге кешеләр боларны үзләштерергә теләсә, аларга һичшиксез ярдәм итәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев