Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанның Пенсия фондында һәр пенсионер һәм инвалид өчен караучы табылыр дип өметләнәләр

Мондый кешегә (ата-анага яки опекунга), исегезгә төшерәбез, ун мең сум күләмендә түләү каралган, өстәвенә, һәр ай саен.

Башка затларга 1200 сумнан артык түләүләр каралган. Шулай итеп, Татарстан Пенсия фонды эшкә яраклы гражданнарны пенсионерларны карау буенча тиешле түләүләрдән активрак файдаланырга чакыра. 
Бүген ата-аналарга (уллыкка алучыларга) яки опекуннарга (попечительләргә) айлык түләү күләме 10 мең сум, башка затларга 1200 сум тәшкил итә. Бу хакта ТР буенча Пенсия фондының пенсияне билгеләү һәм яңадан исәпләү бүлеге җитәкчесе Светлана Гайдук искә төшерде. 
«Без аларның һәркайсына караучы табылун һәм безгә түләү өчен гариза тапшыруларын теләр идек», — дигән Светлана Гайдук.
Ул билгеләп үткәнчә, мондый түләүне рәсмиләштерү өчен опекун һәм опекага алучылар арасында туганлык элемтәләре мәҗбүри шарт түгел. Моның өчен ике яктан да гариза язу сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев