Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанның һәр бишенче җир асты су чыганагы санитар нормаларга туры килми

Узган ел Тукай, Мөслим һәм Минзәлә районнарында хәлләр начарланды.

Татарстанның җир асты су чыганакларының һәр бишенчесе санитар нормаларга туры килми. Бу хакта ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте. 
«Кызганычка каршы, җир асты суларын төзекләндерү белән бәйле хәл акрын үзгәрә. Аларның һәр бишенчесе санитар нормаларга туры килми. Бу хәл санитар саклау зоналары оештырылырга тиешле проектларның булмау аркасында килеп чыга», — диде спикер. 

Патяшина сүзләренчә, бу проблема чыганакларның яртысыннан артыгында күзәтелә. ТР Президенты йөкләмәсе буенча, җир асты чыганакларыннан сыйфатлы су белән халыкны тәэмин итү буенча программа булдырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев