Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанның шәхси ау хуҗалыкларында кабан һәм йорт дуңгызларын куша башладылар

Мондый экспериментлар дуңгызларның африка чумасы таралу мөмкинлеген арттыра, дип исәпли ау оешмасы җитәкчесе.

Татарстанның кайбер шәхси ау хуҗалыкларында, киекләрнең санын арттыру максатынан, кабан дуңгызларын йортныкы белән куша башлаганнар. Мондый экспериментлар дуңгызларның африка чумасы таралу мөмкинлеген арттыра, дип хәбәр итте «Татохотрыболовобщество» рәисе Илһам Садыйков.

Җитәкче сүзләренчә, шәхси ау хуҗалыклары хуҗалары өчен поши яки кыр кәҗәсе үрчетү артык керем китерми, бу авыр, озак һәм мәшәкатьле. Кабан дуңгызларын үрчетү исә отышлырак. Киекләр санын арттыру максатынан алар хәтта йорт дуңгызларын кыргый кабан дуңгызы белән куша. Ак йорт дуңгызы йонлы кабан дуңгызына әверелү процессы бик тиз: моның өчен дуңгызларның бер-ике буыны алышуы җитә. Аучылар өчен бу яхшырак та, чөнки мондый гибридларның ите тәмлерәк була. Тик дуңгызларның африка чумасы таралу ягыннан бу зур куркыныч тудыра, дип исәпли Садыйков.

Яңа ел алдыннан Алабуга һәм Зәй районнарында дуңгызларның африка чумасы таралу учаклары ачыкланган иде. Алабуга районының «Түбән Кама» милли паркы территориясендә африка чумасы вирусы белән зарарланган берничә үле кабан дуңгызы түшкәсе табылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев