Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанның суд приставлары хезмәте алиментлар түләтү мәсьәләсе буенча гражданнарны кабул итәчәк

Кабул итү видеоконференция режимында узачак. 

14 майда Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчелеге катнашында алиментлар түләтү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү булачак. Алиментлар түләтүгә бәйле сорауларны башкарма производство яклары видеоконференция режимында бирә алачак. Кабул итүгә түбәндәге телефон номерлары буенча язылырга мөмкин: 8(843)514-92-21, 8(843)514-92-20, 8(843)514-92-18. Кабул итүгә язылган гражданнар яшәү урыны буенча суд приставлары бүлегенә килеп, турыдан-туры идарә җитәкчелегенә мөрәҗәгать итә алачак.

Исегезгә төшерәбез, алиментларны түләттерү мәсьәләләре буенча гражданнарның беренче онлайн-кабул итүе 2 апрельдә узды. Яңа формат бик күп гариза бирүчеләрне җәлеп итте. Видеоконференция режимында 30дан артык татарстанлы кабул ителде. Тагын берничә кеше телефон аша консультация алды, алар арасында башка төбәкләрдә яшәүчеләр дә бар иде. Татарстан Республикасы баш суд приставы урынбасары Елена Варфоломеева сүзләренчә, кабул итүдә башкарма производстволар буенча күрсәтмәләр ала торган структур бүлекчә башлыклары да катнаша. Бу — әлеге чараның төп үзенчәлеге булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев