Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанның тагын 755 авылына интернет кертәчәкләр

2021 ел ахырына Россия авылларында универсаль элемтә системасы булдырылачак.

Халкы 500 кешегә кадәр булган авылларда 2021 ел ахырына универсаль элемтә системасы булдырылачак, дип хәбәр итте Россия Президенты Владимир Путин матбугат конференциясендә. 

«Халкы 250дән 500гә кадәр булган авылларда 2021 ел ахырына кадәр универсаль элемтә системасы — телефон һәм интернет — булдырылырга тиеш», — диде Путин. 

Татарстан Республикасында 4G челтәре үсеше — ил буенча иң югарысы. Мисалга, югары тизлекле интернет белән татарстанлыларның 93 проценты куллана ала, диләр ТР Минцифрасында.

Бүгенге көндә республика территориясендә 4G челтәрен тотучы 10 823 база станциясе эшли. 

Татарстанның элемтә министрлыгында хәбәр итүләренчә, Татарстанның 4G үсешендә булган алдынгылыгы кешеләрнең үзләренең сыйфатлы элемтәгә мохтаҗ булулары белән аңлатыла. Мәсәлән, мобиль интернет-трафик үсеше саклана. 

«Узган ел белән чагыштырганда ул 43 процентка артты һәм 140 мең терабайтка җитте диярлек, ягъни бер абонентка исәпләгәндә аена 12 гигабайт трафик булып чыга», — диләр министрлыкта.

Моннан тыш, интернет Татарстанның 755 авылында үткәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев