Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанның яшь инспектор вебинарларында 16 меңнән артык бала катнашкан

Быел балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре кимегән. 

Татарстанның яшь инспекторлар вебинарларында бөтен илдән катнашучылар җыелган. Бу хакта Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итәләр. 
17 ноябрьдә яшь хәрәкәт инспекторларының (ЮИД) матбугат үзәкләре эше буенча беренче вебинарлар узды. Чарада бөтен Россиядән 16 меңнән артык кеше катнашты. Вебинарлар модераторы Алла Суражевская сүзләре буенча, мондый матбугат үзәкләре инде өч ел эшли. 
ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов быел балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләренең сизелерлек кимүен билгеләп үтте. Монда, һичшиксез, яшь инспекторлар зур өлеш кертте, ди җитәкче. 
ЮИД матбугат үзәкләре Казан, Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләрендә эшли. Моннан тыш, яшь инспекторлар социаль челтәрләрдә актив эш алып бара, интервью ала һәм матбугат чаралары өчен материаллар әзерли. 
Татарстанның Дәүләт автоинспекциясе яшь инспекторлар өчен беренче методик күрсәтмәләр җыелмасы әзерләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев