Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанның үзмәшгульләренә ташламалы микрозаймнар белән ярдәм итәчәкләр

1 декабрьдән «Үзмәшгульлек» микрозаймын алуга заявкалар кабул итү башланды.

 


Ярдәмне Татарстан Республикасының икътисад министрлыгы бирә.
1 декабрьдән «Үзмәшгульлек» микрозаймын алуга заявкалар кабул итү башланды. Аны ТР икътисад министрлыгы «Һөнәри керемгә салым» буенча түләүчеләргә ярдәм йөзеннән булдырды. 
Татарстанда үзмәшгульләр саны режим вакытында 100 мең кешегә җиткән. 
2019 елда Татарстан үзмәшгуль гражданнарга махсус салым системасы кертү буенча илнең 4 пилот субъектларының берсе булды. 
Микрозаймны шәхси эшмәкәр булмаган һәм «Һөнәри керемгә салым» дип аталган махсус салым режимын кулланган физик затлар алырга мөмкин. Моннан тыш, займга дәгъва кылучы 6 ай дәвамында үзмәшгуль буларак теркәлгән һәм эшмәкәрлек алып бару өчен Татарстанны сайлаган булу шарт. Шулай ук займны алучы кешенең яше кредитны түләп бетергән вакытка 65 яшьтән артмаска тиеш. 
Программа шартларына туры килгән гражданнарга 3 айдан 24 айга кадәр еллык 6 процент белән 500 меңгә кадәр кредит бирелә. 
Заявкаларны 1 декабрьдән башлап «Эшмәкәрлеккә ярдәм Фонды» кабул итә. Моннан тыш, аны «МФЦ для бизнеса» яки Фондның төбәк вәкилләре аша бирергә була. 
Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 524-90-90.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев