Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министры алышынды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хактагы указны имзалады.

Альберт Кәримов ТР Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хактагы указны имзалады.
Искәртеп узабыз: бүгенге көнгә кадәр Альберт Кәримов "Химград" ААҖ Директорлар советы рәисе иде.
Элеккеге сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов ТР Президентының авиакомплекс буенча ярдәмчесе итеп билгеләнде.
Белешмә өчен. Альберт Кәримов 1976 елның 23 гыйнварында Казанда туган. Казан дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлаган.
1996-1998 еллар - "ТДТ-Инвест" Инвестицион компания" ҖЧҖнең виксель әйләнеше төркеме җитәкчесе.
1998-1999 еллар - "ТДТ-Инвест" Инвестицион компания" ҖЧҖ генераль директоры.
1999-2001 еллар - "ТДТ-Инвест" Инвестицион компания" ҖЧҖ башкаручы директоры.
2001-2004 еллар - ТР Премьер-министры беренче урынбасары ярдәмчесе.
2002-2004 еллар - ТР Эшмәкәрлекне үстерү агентлыгы генераль директоры урынбасары.
2004-2006 еллар - "Идея" инновацион-җитештерү технопаркы" ААҖнең икътисад һәм финанслар буенча директоры.
2006-2010 еллар - "Идея Капитал" ИК" ААҖ генераль директоры.
2008 елдан - "Тасма Холдинг компаниясе" ААҖ Директорлар Советы рәисе.
2009 елдан - "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ Директорлар советы әгъзасы.
2010 елдан - "Химград" ААҖ Директорлар советы рәисе.
Икътисад фәннәре кандидаты.

"Татар-информ" МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев