Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Татмедиа» басмаларының тиражы ярты ел эчендә 20 процентка артты

Укучылар арасында республика һәм җирле газета-журналлар зур популярлык казана.

«Татмедиа» басмаларының гомуми тиражы 2021 елның 2 яртыеллыгына язылу кампаниясе нәтиҗәләре буенча 19,6 процентка арткан. Укучылар арасында республика һәм җирле газета-журналлар зур популярлык казана. Бу хакта «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков хәбәр итте.
Ул билгеләп үткәнчә, пандемия басмаларның үсешенә комачаулый алмаган.
«Кешеләр укуларын дәвам итәләр һәм басма продукция белән актив кызыксыналар», — ди Шамил Садыйков.
Ул шулай ук "Татмедиа"да басылып чыккан газета-журналларга язылу һәм тиражлар буенча яңа статистиканы атады. Газета һәм журнал тиражлары 20 процентка арткан. 
«Ярты еллыкка язылу кампаниясе нәтиҗәләре буенча „Татмедиа“ басмаларына гомуми язылу тиражы 227,6 мең данә тәшкил итте, ә 2020 елның икенче яртыеллыгында 190,4 мең данә. Район һәм шәһәр газеталарына язылу күләме 120,8 мең данә тәшкил итә, республика газеталары буенча 33,1 мең данә. Журналларга язылу 73 мең данәдән артып ките», — дип белдерде Шамил Садыйков.
Республика җитәкчелеге ярдәме белән, бүгенге көндә «Татмедиа» төбәкне үз басмалары белән тулысынча диярлек колачлый — Республикада яшәүче һәр кеше басмалардан файдалана ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев