Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Татмедиа» җәмгыяте татар телендә китап һәм журналлар интернет-кибетен ачып җибәрде

Каталогта Марат Кәбировның «Киллер», Нәбирә Гыйматдинованың «Уйламаган көнем юк», Хисаметдин Исмәгыйлевның «Никах» китаплары бар.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте интернет-кибет эшләтеп җибәрде. Биредә холдингның һәм «Казан утлары» китапханәсе сериясендә чыккан татар телендә популяр китап-журналларын сатып алырга була. 

Каталогта Марат Кәбировның «Киллер», Нәбирә Гыйматдинованың «Уйламаган көнем юк», Хисаметдин Исмәгыйлевның «Никах» китаплары кебек бестселлерлар бар.

Онлайн-кибеттә беренче сатып алучы — Ульяновск шәһәреннән. Ул «Киллер» китабын почта аша алдыртуга заказ биргән. 

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры әйтүенчә, пандемия чорында халык онлайн сатып алуга күчте. Халык интернет аша сатып алуның уңайлы булуын аңлады. «Безнең басмаларны сатып алуы тагын да уңайлырак булсын өчен интернет-кибет ачарга булдык. Бу өлкәдә мөмкинлекләр бик күп», — дип билгеләп үтте Шамил Садыйков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев