Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга нефтьчеләре узган елга йомгак ясады

Узган елда «Татнефть» 26 миллион тонна нефть чыгарган. Мондый мәгълүмат оешма хезмәткәрләре конференциясендә җиткерелде.

Киңәшмәдә Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев та чыгыш ясады.

— Пандемия бөтен дөнья икътисадының ныклыгын сынады. Нефтьчеләр өчен бу чор тагын бер кризис — нефть чыгаруны чикләү белән истә калды. Барлык кыенлыкларга карамастан, компания үз эшен тиешенчә башкарып чыкты, һәм без килеп чыгарга мөмкин булган зыянны киметә алдык, — диде «Татнефть» ГАҖ генераль директорының социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев.

Нефть чыгаруны чикләү буенча килешү төзү аркасында нефтьчеләр «кара алтын» чыгаруны тәүлегенә 10 мең тоннага кадәр киметергә мәҗбүр булган. Төп игътибар нәтиҗәлелекне арттыруга һәм чыгымнарны киметүгә юнәлдерелгән. Инвестицияләрнең шактый өлешен табышлырак юнәлешләргә — нефть эшкәртү һәм нефть химиясенә күчергәннәр.

— Узган ел гына да ике җитештерү җайланмасы файдалануга тапшырылды. Компания тарафыннан барлыгы 11 миллион тоннадан артык нефть эшкәртелде. Бу елга тагын 6 җайланманы эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Компания нефть эшкәртү күләмен 15 миллион тоннага кадәр арттырачак. Пандемия автоягулык станциясенең ваклап сату-көнкүреш челтәре өчен дә җитди сынау булды, — дип ассызыклады Рөстәм Нәбиулла улы.

Бүгенге көндә «Татнефть» ГАҖнең 819 автоягулык станциясе бар: Россиядә, Беларуссия, Үзбәкстан һәм Украинада. Компания Мордовия Республикасында җиде автоягулык станциясе ачты. Якын елларда аларның саны Казан, Ижау, Самарада, Пермь краенда, Башкортостанда, Воронеж һәм Липецк өлкәләрендә артачак.

— Ел чыннан да бик катлаулы булды, ләкин шуңа да карамастан, бер генә программа да тормышка ашырылмый калмады. Без төзелешне туктатмадык, бу безнең республика Президенты позициясе иде. Шуңа күрә, узган ел планлаштырылган барлык планнарны да үти алдык, дип саныйм, — дип йомгак ясады Рөстәм Нуриев конференция ахырында һәм районда башкарылган эшләр турында сөйләде.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев