Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Тавыш бирү күрсәткече буенча ТРның Кайбыч, Әтнә һәм Чирмешән районнары – лидер

Татарстанда 2 млн 700 мең 172 сайлаучы үз тавышын биргән.

Тавыш бирү процессы тыныч, штаттагы режимда бара. Бүген кичке 6га булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда 2 млн 700 мең 172 сайлаучы үз тавышын биргән. Бу 72,52 процент тәшкил итә.

Бу хакта бүген ТР Үзәк сайлау комиссиясенең Бердәм мәгълүмат үзәгендә уздырылган брифингта ТР Үзәк сайлау комиссиясе секретаре Надежда Борисова хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, сайлау участокларының 250се 100 процент тавыш биргән. Шулай да, аларда тавышлар 20.00дә - барлык сайлау участокларында тавыш бирү процессы төгәлләнгәннән соң гына санала башлаячак.
Надежда Борисова китергән мәгълүматларга караганда, тавыш бирү күрсәткече буенча ТРның Кайбыч (98,8 процент), Әтнә (93,4 процент) һәм Чирмешән (94 процент) районнары лидерлык итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев