Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Түбән Кама» милли паркында яшәүче каракош оясыннан онлайн-трансляция карап була

«Каракошлар бала чыгарды, тавыш бирү нәтиҗәләре буенча аларга Айдар һәм Айгөл исемнәре кушылды», — ди орнитолог Ринур Бекмансуров. 

Әлмәт районындагы Aquila heliaca токымлы каракош оясыннан онлайн-трансляция дәвам итә. Проект Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты, «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыяте һ. б. ярдәмендә «Түбән Кама» милли паркында гамәлгә ашырыла.

Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы хәбәр иткәнчә, проектның максаты — зур ерткыч кошларның популяциясен саклап калу, кеше тарафыннан техноген рәвештә үзләштерелгән урыннардагы һәм халык тыгыз урнашкан җирләрдәге тигез киңлекләрдә тереклек итүче каракошлар тормышы турындагы мәгълүматларны тарату.
«Каракошлар бала чыгарды, тавыш бирү нәтиҗәләре буенча аларга Айдар һәм Айгөл исемнәре кушылды. 10 июльдә туры эфирда кош балаларына боҗралар киерттеләр. Айдарның уң аягын — АА-0481-8Е номерлы көмеш боҗра, ә сул аягын Н-481 номерлы ике төсле боҗра бизәп тора. Айгөлдә дә шуңа охшаш бизәкләр бар. Аның уң аягына — АВ-0423-2Е, сул аягына — В-423 номерлы боҗра киертелде», — ди проектның җитәкчесе, орнитолог, «Түбән Кама» милли паркының табигать музее мөдире Ринур Бекмансуров.

Татарстандагы каракош оясыннан трансляцияне карау өчен сылтамалар:

https://www.youtube.com/watch?v=E4hzEtA9u4g 
https://www.instagram.com/orlan.beloxvost;
https://clck.ru/FSPyx;
https://www.facebook.com/orlan.beloxvost;
https://vk.com/id69248498;
https://clck.ru/Qy2wb.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев