Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Түбән Камада «Демография» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында яңа балалар бакчасы төзелеше тәмамланган

«Күбәләк» балалар бакчасы 260 балага исәпләнгән.

Түбән Каманың 29нчы микрорайонында «Демография» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында яңа балалар бакчасы төзелеше тәмамланган. Татарстан Республикасының Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе мәктәпкәчә балалар учреждениесенә проект документларының туры килүе турында бәяләмә биргән. Бу хакта ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов хәбәр итә.
«Күбәләк» балалар бакчасы 260 балага исәпләнгән. 
Татарстан Республикасы — яңа балалар бакчалары төзү нәтиҗәсендә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә урыннар җитмәү проблемасын хәл иткән илнең беренче төбәкләреннән берсе. 2010 елдан 2019 елга кадәр президент программаларын гамәлгә ашыру кысаларында 37,5 мең урынга исәпләнгән 239 балалар бакчасы төзелгән.

фото: Татарстан Республикасының Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев