Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Театральное Приволжье» фестивале балалар һәм яшьләр спектакльләренең видеоверсияләрен карарга чакыра

Татарстан Республикасыннан округ этабына «Микроскоп» спектакле белән «Дебют» театр студиясе һәм «Ерашок» сатира һәм юмор театры "Буталган әкият«белән чыкты.

Тамашачылар www.театральноеприволжье.рф сайтында Идел буе федераль округының 14 регионыннан җиңү яулаган 28 спектакльнең видеоверсиясен карый ала. Һәр өлкәдән балалар һәм яшьләр спектакльләре арасында региональ этап җиңүчеләре җибәрелде. Татарстан Республикасыннан округ этабына «Микроскоп» спектакле белән «Дебют» театр студиясе һәм «Ерашок» сатира һәм юмор театры "Буталган әкият«белән чыкты.

Февраль ахырында республиканың эксперт жюри округ этабына йомгак ясады. Аның составына ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, ТР театр әһелләре берлеге рәисе урынбасары Эльмира Фәтхуллина, Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры директоры Луиза Янсуар, «Казан» журналы баш мөхәррире Альбина Әбсәләмова керде.

Коллегиаль тавыш бирү юлы белән Идел буе федераль округының балалар һәм яшьләр спектакльләре арасында 1 дән 13кә кадәр спектакльләрнең ике төбәк рейтингы формалаштырылды. Шулай ук номинацияләрдә җиңүчеләр билгеләнде (балалар һәм яшьләр спектакльләре арасында аерым):
— иң яхшы режиссерлык эше;
-иң яхшы актер;
— иң яхшы актриса.
Утырыш онлайн-режимда Zoom мәйданчыгында узды.
Рейтинглар нигезендә барлык төбәкләрдән жюри йомгаклау тавыш бирүе узачак, аның нәтиҗәсендә фестиваль җиңүчеләре дә билгеләнәчәк.
«Театр Идел буе-2020» лауреатларының исемнәре 27 мартта Бөтендөнья театр көнендә 13.00 сәгатьтә (Мәскәү) YouTube-каналда узачак фестивальне ябу тантанасында аталачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев