Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Телебезне вәкаләтле вәкил саклаячак

Республикада Телләр буенча вәкиллек институтын оештырырга җыеналар. Вәкаләтле вәкил вазифасын «Татарстанда 2014-2023 елларга ТР дәүләт телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча ТР Дәүләт программалары» кысаларында булдырырга тәкъдим итәләр. Әлеге программа ТР Фәннәр академиясе җитәкчелегендәге эшче төркем тарафыннан әзерләнгән. Төркемнең рәисе ТР Фәннәр академиясенең вице-президенты, Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы Җәүдәт Сөләйманов хәбәр...

Республикада Телләр буенча вәкиллек институтын оештырырга җыеналар. Вәкаләтле вәкил вазифасын «Татарстанда 2014-2023 елларга ТР дәүләт телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча ТР Дәүләт программалары» кысаларында булдырырга тәкъдим итәләр.

Әлеге программа ТР Фәннәр академиясе җитәкчелегендәге эшче төркем тарафыннан әзерләнгән. Төркемнең рәисе ТР Фәннәр академиясенең вице-президенты, Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы Җәүдәт Сөләйманов хәбәр итүенчә, хәзерге вакытта дәүләт программасы проекты өстендә эш бара. 1 апрельгә документ республиканың Министрлар Кабинетына кертелергә тиеш. Җ.Сөләйманов белдергәнчә, "Телләр буенча вәкиллек булдыру Татарстан уйлап тапкан әйбер түгел, Европа практикасы бар". Мондый институт оештыру идеясе барлыкка килгәндә, иң элек кеше хокуклары буенча вәкиллек институты тәҗрибәсе каралган. Җ.Сөләйманов әйтүенчә, телне саклау, кухня теленә әверелмәсен, милләтара аралашу теле булсын өчен аны үстерү мөһим. Бу дәүләт телләренә генә түгел, ә Татарстан территориясендә яшәүче башка халык телләренә дә кагылачак. Әгәр дә безнең тәкъдим хупланса, ТРда телләр буенча вәкаләтле вәкил вазифасы барлыкка киләчәк, бу исә прогресс, алга таба бер адым булачак, дип өсти Фәннәр академиясе вице-президенты.

"Татар-информ" МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев