Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Тимераякка басарга вакыт: шәһәрдә шугалаклар ачыла башлады

Алабугада Тынычлык проспектындагы 63, 65 һәм Интернациональ урамындагы 1нче йорт ишегалларында боз шугалагы ачылды.

Бәйрәм кунаклары өчен «Барс» Яшьләр үзәге белгечләре кызыклы уеннар, күңелле бәйгеләр һәм җырлар әзерләгән иде. Һәм, әлбәттә инде, катнашкан һәркем лаеклы бүләк алды. Шулай ук балаларны волонтерлар үзәгеннән Барсик сөендерде. Аның белән балалар фотога төштеләр, селфи ясадылар. Һава торышы салкын булуга карамастан, шугалак ачылган көнне беркем дә өшемәде.

Искәртик, бәйрәм Алабуга шәһәр Советы депутаты, 8нче урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Миннечулпан Сафина ярдәме белән оештырылды.

Шәһәрдә тагын ике шугалак — 6нчы микрорайонда Тынычлык проспекты 4 санлы йорт адресы буенча физкультура-сәламәтләндерү комплексы янында һәм 9нчы санлы мәктәп янында оештырылачак. Шулай ук 6нчы микрорайонда тимераякларны прокатка алу мөмкинлеге дә булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев