Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Тимур Шаһивәлиев РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирде

Кичә “Алабуга” сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисади зона АҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча үз фикерен белдерде.

Ул үз тавышын 2нче гимназия бинасында урнашкан 1378нче сайлау участогында тавыш бирде. Тән температурасын үлчәгәч, кулларын эшкәрткәч, Тимур Наил улы бюллетень алды һәм тавыш бирү кабинасына үтте.
— Безгә барыбызга да барлык дәрәҗәләрдә тотрыклы һәм иҗади үсеш кирәк. Соңгы 20 ел эчендә безнең ил танымаслык булып яхшырды, яңа заводлар, университетлар, шәһәрләр төзелде. Алга таба да халыкның тормыш-көнкүреше яхшырыр, дип өметләнәбез. Конституциягә төзәтмәләр һәр кешегә кагыла, һәм мин һәркем бу мәсьәлә буенча үз фикерен белдерергә тиеш дип уйлыйм, — дип билгеләп үтте Тимур Шаһивәлиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев