Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Үткән ел Татарстан 11 илкүләм проект кысаларында 50 федераль проектны гамәлгә ашыруда катнашты 

2020 елда республикада социаль-икътисади шартларны яхшыртуга юнәлтелгән барлыгы 50 федераль проект тормышка ашырылды. 

Узган елда Татарстанның район мәктәпләрдә алты спортзал ремонтланды, тугыз спорт объекты һәм дүрт футбол кыры төзелде, дип хәбәр итә Татар-информ. Шулай ук Арча районындагы психоневрология интернатының 97 урынга исәпләнгән яңа торак корпусы сафка бастырылды.

Түбән Камада футбол манежы, Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә универсаль спорт залы, Казанның «Тасма» стадионында җиңел атлетика өчен йөгерү юллары да илкүләм проект кысаларында төзелде һәм ГТО нормаларын тапшыру өчен тугыз мәйданчык махсус җиһазлар белән тәэмин ителде. Моннан тыш 2020 ел дәвамында Казанда дүрт мәктәп һәм 12 балалар бакчасы кулланышка тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев