Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Казанның Җиңү паркыннан турыдан-туры трансляция алып барыла

Җиңү паркында узган чарада ТР Президентының катнашуы көтелә.

Казанның Җиңү паркыннан турыдан-туры трансляция алып барыла. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

9 сәгать 10 минутта Бөек Ватан сугышы геройларын искә алу мемориалына һәм һәлак булган сугышчыларның аналары һәм тол хатыннары монументына чәчәкләр салу тантанасы башланачак.

9 сәгать 30 минутта Татарстанда Бөек Жиңүнең 75 еллыгына багышланган мөһим вакыйгаларның берсе – Совет солдатына яңа монумент ачу булачак. Аннары телеканал Россия, Татарстан флаглары һәм Җиңү Байрагы белән Ми-8 вертолет төркеме очышын күрсәтәчәк.

Сәгать 10да “ТНВ” телеканалы Россия Президенты Владимир Путинның мөрәҗәгатен күрсәтәчәк, аннары бер минут тынлык игълан ителәчәк.

12: 00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның видеоэлемтә трансляциясе башланачак.

12 сәгать 20 минутта телеканалда Казансу акваториясеннән Ту-160 бомбардировщигы “Белый лебедь”ның очышын күзәтергә мөмкин булачак.

13 сәгать 15 минутта Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган бәйрәм концерты трансляциясе башланачак. “Үлемсез полк” акциясенең ТВ-версиясе 15:00 сәгатьтә башлана. “Бер минут тынлык” Бөтенроссия акциясе 19 сәгатьтә игълан ителәчәк.

Казансу акваториясе өстендәге салютны онлайн режимда “ТНВ” телеканалында 21 сәгать 50 минутта карарга мөмкин. Аннан соң “Җиңү фонариклары” Бөтенроссия акциясе күрсәтеләчәк.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев