Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен тәүлекнең теләсә-кайсы вакытында өйдән чыкмыйча түләргә була

Татарстан халкы сентябрь аенда uslugi.tatarstan.ru ТР Дәүләт хезмәтләре порталы һәм инфоматлар аша фатир өчен 13 миллион сум акча түләгән.

Хәзер өйдән чыкмыйча гына online режимда торак-коммуналь хезмәтләр өчен исәпләүләр турындагы мәгълүматны тикшерергә, лицевой счет белнә идарә итрәгә, счте-фактурага үзгәрешләр кертергә, һәм, мәсәлән, фатирда берничә көн кайнар су булмаган очракта исәпләүләре яңадан башкарырга, түләүләр тарихын электрон рәвештә сакларга була. Моның өчен Порталда Шәхси кабинет булдырырга кирәк. Теркәлү бик җиңел - моның өчен мобиль телефон номерын күрсәтергә кирәк, аңа соңрак пароль җибәреләчәк.

ТКХ өчен Шәхси кабинет булдырмыйча да түләргә мөмкин. Моның өчен түләү квитанциясендә күрсәтелгән шәхси исәп номерын һәм түләү суммасын кертергә кирәк. ТКХ өчен инфомат аша түләгәндә комиссия 20 процент, ә uslugi.tatarstan.ru порталы аша түләгәндә 1 процент тәшкил итә.

Сезнең идарәче компаниягезнең әлеге сервиска кушылганлыгын белү өчен https://uslugi.tatar.ru/personal-account сылтамасы буенча үтеп белергә була.

Идарәче компаниягез әлеге порталга кертелсен өчен (8-843) 511-41-15 телефоны аша шылтыратырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев