Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

ТР Адвокатлар палатасы коррупция мәсьәләре буенча Алабугада консультация уздыра

7 декабрьдән 9 декабрьгә кадәр ТР Адвокатлар палатасы "Консультатив пункт"лар эшен оештыра. Бу 9 декабрьдә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне үткәрү белән бәйле.

Халыкны бушлай кабул итү коррупциягә каршы көрәш буенча федераль законнарны аңлату һәм алар турында мәгълүмат бирү максатыннан оештырыла. Кабул итүләр ТР Адвокатлар коллегиясе филиаллары һәм адвокат берләшмәләре базасында Яшьләр урамы, 20, 102 нче офис адресы буенча, иртәнге 8.00дән 17.00 сәгатькә кадәр үтәчәк.

Белешмәләр өчен телефон: 3-11-78, 3-14-28.

Өстәмә мәгълүмат өчен:

(843) 279-32-71 - ТР Адвокатлар палатасының кабул итү бүлмәсе (Лидия Борисовна Лумпова);

(843) 279-32-69 - ТР Адвокатлар палатасы белгече (Айнур Тәлгать улы Әхмәдиев).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев