Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «100% ТАТАРСТАН» мәйданчыгында АПК тармагының инвестиция куәтен курсәтәчәк

8 сентябрьдә Республиканың агросәнәгать тармагы темасы яктыртылачак.

30 августта Татарстанда «100% Татарстан» форумы үз эшен башлап җибәрә. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. 
Коммуникацион платформа гражданнарны, бизнесменнарны, экспертларны берләштерәчәк, алар ТР үсешенең төп моментлары турында фикер алышачак. 
«Бүгенге тормыш бездән партнерлар белән мөнәсәбәтләрне коруда стандарт булмаган алымнар таләп итә. Бу мәйданчык, асылда, бүген ябык чикләрне ачарга тиеш. Ә турыдан-туры онлайн эфирлар республиканың һәр кешесенә Татарстанның киләчәген төзүдә катнашу мөмкинлеге бирәчәк», — дип билгеләп үтте республика Президенты Рөстәм Миңнеханов.
Форум программасында 21 юнәлеш буенча 100дән артык сессия эшләячәк. 
8 сентябрьдә Республиканың агросәнәгать тармагы темасы яктыртылачак. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән аграр югары уку йортлары буенча онлайн экскурсияләр, дискуссияләр һәм Татарстан авыл хуҗалыгы яңалыклары турында репортажлар үткәреләчәк. Трансляцияне теләге булган һәркем карый ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев