Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы районнарны терлек азыгы әзерләүне оештыруга зур җаваплылык белән карарга кушты

Ашатуның яңа стандартларын исәпкә алып, терлек азыгының туклыклыгы алмаш энергиягә карап бәяләнәчәк.

Кичә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында муниципалитетлар белән киңәшмә узды. Максат — терлек азыгы әзерләү турында фикер алышу. Киңәшмәне ТР Премьер-министры урынбасары — ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров үткәрде.
Эшлекле очрашу барышында министр урынбасары Ленар Гарипов ел башыннан 459 мең тонна сөт җитештерелүен хәбәр итте. Узган ел белән чагыштырганда, үсеш 7 процент тәшкил иткән.
Ашатуның яңа стандартларын исәпкә алып, терлек азыгының туклыклыгы алмаш энергиягә карап бәяләнәчәк.
«Терлек азыгы җитештерү буенча эшне планлаштырып, заман белән бергә атларга кирәк. Димәк, терлекләр рационында азык нисбәтенең фәнни-нигезләнгән структурасын исәпкә алырга кирәк. Ул терлекләрнең югары продуктлылыгын һәм сәламәтлеген тәэмин итә», — дип аңлатты Ленар Гарипов киңәшмәдә катнашучыларга.
Сыерларның сөт продуктлылыгының уртача күрсәткечен 6500-7000 литр дәрәҗәсендә планлаштыру һәм авыл хуҗалыгы оешмаларында терлекләрне җитәрлек күләмдә азык белән тәэмин итү өчен, Татарстан буенча кимендә 4,1 миллион тонна сенаж; 3,7 миллион тонна силос һәм 0,7 миллион тоннадан да ким булмаган печән әзерләргә кирәк.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов терлекләрнең сәламәтлеге ягыннан дөрес азык әзерләүнең әһәмиятлелегенә игътибарны юнәлтте. Аның сүзләренә караганда, терлекләрнең сәламәтлеге һәм гомер озынлыгы күп очракта баланслы ашату нәтиҗәсе. 
Эшлекле очрашуны тәмамлап, Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы районнардан терлек азыгы әзерләүгә, техниканы әзерләүдән башлап, терлекләрнең азык-төлек ихтыяҗын тәэмин итүгә кадәр җитди һәм җаваплы карауларын сорады. «Сыйфатлы азык, ахыр чиктә, акчаны янга калдыруга һәм сөт һәм ит җитештерүнең рентабельлеген арттыруга китерәчәк», — дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев