Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе: короновирус аркасында Татарстанны ябу күздә тотылмый

Республикада санитар-эпидемиологик вәзгыятьне тотрыклы дип бәялиләр.

Яңа коронавирус инфекциясе таралу аркасында Татарстан халкының башка төбәкләргә чыгуын чикләргә җыенмыйлар. Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина шулай дип белдерде.
Авдонина сүзләренчә, бүгенге көндә республиканы ябу мәсьәләсе көн тәртибендә тормый. 
Ел һәм пандемия башланганда үткәрелгән барлык чаралар да акланган. Бу кешеләрнең бер төбәктән икенчесенә күчеп йөрүенә дә кагыла. «Хәзер инде мондый чаралар алай ук актуаль түгел һәм алар дөрес булмаган нәтиҗәләргә дә китерергә мөмкин», — дип ассызыклады спикер.
Любовь Авдонина бүгенге көндә төбәкне ябарга җыенмауларын һәм бу мәсьәлә хакында фикер алышмауларын билгеләп үтте.
Сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков, үз чиратында, Татарстанда хәлнең тотрыклы булуын әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев