Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

ТР буенча Роспотребнадзор идарәсендә короновирусның катлаулы формалары арту сәбәбен аңлаттылар

Яңа инфекция белән авыручылар саны артмаган һәм авыруларның гомуми структурасында ул 3,5 процент тәшкил итә. 

Татарстанда короновирусның катлаулы формалары белән авыру саны арткан. Бу хакта мәгълүматны ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итә. 
Җитәкче сүзләренчә, ноябрь аеның беренче атнасында 65 яшьтән өлкән кешеләр арасында Covid-19 белән авыручылар саны арткан. Бу, үз чиратында, авыруның катлаулы формалары өлеше арта дигән сүз. Чөнки нәкъ менә шушы яшь төркеме әлеге вирусны катлаулы формада кичерә. 
Моннан тыш, медикларга соңлап мөрәҗәгать итү һәм үз-үзеңне өйдә дәвалау белән шөгыльләнү дә авыруның катлауланган формалары артуга китерә.
Авдонина фикеренчә, короновирус белән авыручылар өлеше артмаган һәм авыруларның гомуми структурасыннан нибары 3,5 процент тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев