Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

ТР буенча Роспотребнадзор: корпоративлар мәсьәләсе декабрь урталарында хәл ителәчәк

Эш белән тәэмин итүче корпоратив үткәрергә уйлаган очракта, ул Роспотребнадзорның бар таләпләрен үтәргә тиеш. 

Хәзерге вакытта яңа ел корпоративларын үткәрү тыелмый. Шулай да Роспотребнадзор аларны үткәрүдән баш тартырга киңәш итә. Бу хакта мәгълүмат белән Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина уртаклашты. 
Авдонина сүзләренчә, корпоративлар мәсьәләсе декабрь урталарына хәл ителәчәк. Тик Роспотребнадзор пандемия чорында мондый төр чараларны үткәрүнең мөһимлеге турында эш белән тәэмин итүчеләргә тагын бер кат уйланырга киңәш итә. 
Эш белән тәэмин итүче корпоративны үткәрергә уйлаган очракта, ул Роспотребнадзорның бар таләпләрен исәпкә алырга тиеш. 
Корпоративны җәмәгать туклану объектларында оештырган вакытта, бер кешегә дүрт квадрат метрдан да ким булмаган урын кирәк булуын һәм кеше санының йөздән дә артмаска тиеш булуын истә тотарга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев