Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

ТР буенча Роспотребнадзор Яңа ел корпоративларын үткәрмәскә киңәш итә

Ведомство фикеренчә, мондый чаралар короновирусның яңа дулкынына китерергә мөмкин.

Эш белән тәэмин итүчеләргә яңа ел корпоративларыннан я бөтенләй баш тартырга, яки аларны шактый зур чикләүләр һәм профилактика чаралары белән үткәрергә киңәш ителә. Шулай булмаган очракта, мондый бәйрәмнәр короновирусның яңа көчәйтелгән дулкынына китерергә мөмкин. Бу хакта ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.
Авдонина сүзләренчә, профилактика һәм чикләү чаралары үтәлмәгән очракта, вирус буенча фаразлар яхшыдан түгел. Шуңа күрә Татарстанда ирешелгән санитар-эпидимиологик тотрыклы вәзгыятьне какшатмас өчен барлык профилактика чараларын үтәү таләп ителә. 
Корпоративны үткәрүнең иң начар варианты — аны эш урынында үткәрү, дип ассызыклады спикер. 
Моннан тыш, корпоративлар офис хезмәткәрләренә һәм аларның гаиләләре өчен дә куркыныч, чөнки вирусны йоктырганнар аны өйләренә алып кайтырга мөмкин, дип өстәде ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев