Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

ТР эшкуарлары үз товар билгесен бушлай терки ала

2021 елда программада теләсә кайсы категориядәге эшмәкәр катнаша ала.

Татарстан бизнесы товар билгесен бушлай терки алачак. Июльдән мондый хезмәтне ТР Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фонды күрсәтә башлады. Фонд теркәлү вакытында бизнесменнар тарафыннан тотылган 350 мең сумга кадәр акчаны кире кайтарып бирә алачак.

Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының генераль директорының беренче урынбасары — «Минем бизнес» үзәге җитәкчесе Линара Борханова билгеләп үткәнчә, элек хезмәттән инновация өлкәсендә алдынгы эшчәнлек алып баручы эшкуарлар һәм кластерларда катнашучылар файдалана алган, быел сервис республика бизнесының барлык категорияләре өчен дә мөмкин булган.

Товар билгесен теркәү — Татарстан эшмәкәрләренә милли проект буенча бердәнбер хезмәт күрсәтү түгел. Фонд МСП субъектларында эшләүче хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрүгә, сертификацияләүгә, патент эзләүгә, бухгалтерия, реклама хезмәтләрен бушлай алып баруга, ярминкәләрдә һәм күргәзмәләрдә катнашуны финанслауга, хисап бирүдә һәм хәтта персонал сайлауда ярдәм итүгә бәйле бизнес өчен киң спектр хезмәт күрсәтә. Шул ук вакытта санап кителгән хезмәтләр түләүсез күрсәтелә. Эшмәкәрдән ТР Эшкуарлыкка ярдәм фондына мөрәҗәгать итәргә һәм теләсә нинди хезмәткә гариза бирергә генә кирәк.
Консультацияне 8 (843) 524-90-90 телефоны буенча, һәм түбәндәге сайтларда https://fpprt.ru/ һәм https://фасттрек.рф/ алырга мөмкин.

• Агрыз, ул. Карла Маркса, 20. Наталья Федянина +79673727490 agriz@fpprt.ru
• Азнакаево, ул. М.Султангалиева, 24, каб. 13. Мансур Якупов +79673727552 aznakaevo@fpprt.ru
• Актаныш, пр. Ленина, 61А. Алмаз Нурлыев +79673727662 aktanish@fpprt.ru
• Альметьевск, ул. Ленина, 39, каб 115. Альбина Шигапова +79673727993 almet@fpprt.ru
• Апастово, ул. Октябрьская 44 (окно 4). Феруза Файзуллина +79673728029 apastovo@fpprt.ru
• Арск, ул. Галактионова, 27. Лилия Сафиуллина +79673728046 arsk@fpprt.ru
• Бавлы, ул. Пушкина, 25. Алсу Валиева +79673728224 bavli@fpprt.ru
• Большие Кайбицы, ул. Солнечный бульвар, 15. Лейсан Гаранина +79673728774 kaibiz@fpprt.ru
• Буинск, ул. Космовского, 108Г. Эльмира Гисматуллина +79673728309 buinsk@fpprt.ru
• Старое Дрожжаное, ул. Центральная, 14. Данис Айнуллов +79673728511 drozhanoe@fpprt.ru
• Казань, ул. Петербургская, 28. Центр «Мой бизнес» +78435249090 priemnaya@fpprt.ru
• Камское Устье, ул. Калинина, 7. Виталий Лукин +79673728865 kamust@fpprt.ru
• Кукмор, ул. Ленина, 37. Ильшат Садыков +79673728870 kukmor@fpprt.ru
• Набережные Челны, ул. Маршала Жукова, 17/23 каб.7. Эльвира Мифтахова +79673729522 tukai@fpprt.ru
• Нурлат, ул. Карла Маркса, 12. Наталья Павельева +79673729312 nurlat@fpprt.ru
• Тетюши, ул. Ленина, 37. Елена Нефедьева +79673729512 tetushi@fpprt.ru
• Уруссу, ул. Сирина, 35. Елена Звягинцева +79673729883 utazi@fpprt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев