Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

ТР эшмәкәрләре 5 миллион сумлык махсус кредитка исәп тота ала

Эшкуарлар реестрга кертү өчен гаризаны 2021 елның 1 маена кадәр бирә ала.

ТР кече һәм урта бизнесы республика Икътисад министрлыгыннан махсус кредитка 5 млн. сумга кадәр исәп тота ала. Моның өчен эшмәкәрләргә «социаль предприятие» статусын рәсмиләштерергә кирәк, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Эшкуарлар реестрга кертү өчен гаризаны 2021 елның 1 маена кадәр бирә ала. Статус предприятиеләргә өстәмә ярдәм чараларына дәгъва итәргә мөмкинлек бирәчәк.

2021 елда социаль предприятиеләр «Социаль эшкуар» займын ала алачак. Займны РФ Үзәк Банкы ставкасының яртысына тигез өлештә 5 млн.сумга кадәр 24 айга алырга мөмкин. Шулай ук, финанслауда 100 процент ярдәм шарты белән, 500 мең сумга кадәр грантлар кертү планлаштырыла.
Акчаларны төрле максатларга, шул исәптән биналарны арендага алу һәм ремонтлау, коммуналь хезмәтләр өчен түләү, җиһазлар сатып алу һәм башкалар өчен кулланырга мөмкин булачак.

Социаль эшкуарлар реестрына кертү өчен кирәкле документлар турында тулырак мәгълүматны ТР Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының социаль өлкә инновацияләр Үзәгендә алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев