Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

ТР Икътисад министрлыгы сәнәгать парклары резидентларыннан ярдәм итүгә гаризалар кабул итә башлый

Хәзерге вакытта Татарстанда 105 сәнәгать паркы бар, аларның территориясендә 1528 компания-резидент эшчәнлек алып бара.

ТР Икътисад министрлыгы 5 июльдән сәнәгать парклары резидентларыннан һәм идарәче компанияләреннән йөкләнеше 70проценттан ким булган сәнәгать паркларын үстерүгә юнәлдерелгән чаралар комплексына гаризалар кабул итә башлый.
Хәзерге вакытта Татарстанда 105 сәнәгать паркы бар, алар территориясендә 1528 компания-резидент эшчәнлек алып бара, алар тарафыннан 38 меңнән артык эш урыны булдырылган. Сәнәгать парклары муниципаль берәмлекләр икътисадын үстерүгә зур өлеш кертә, эш урыннарын формалаштыру һәм модернизацияләү буенча нәтиҗәле механизм булып тора.
Аларны үстерү өчен Икътисад министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан яңа концепция эшләнде һәм расланды. 
Әлеге концепция кысаларында эшкуарлык субъектлары өчен киләсе ун еллыкка исәпләнгән түбәндәге салым ташламаларын булдыручы закон чыгару инициативалары кабул ителгән инде: гадиләштерелгән салым системасы буенча салым ставкаларын киметү, транспорт салымын түләүдән азат итү, шулай ук оешмалар милкенә салым түләүдән азат итү.
Концепция шартларына туры килә торган әлеге салым преференцияләренә өстәмә рәвештә сәнәгать парклары резидентлары өчен ярдәм итү чаралары пакеты эшләнде, шул исәптән, процент ставкасын субсидияләү, «Төзелеш» займын бирү, ташламалы шартларда елына 4,5 процент белән микрозайм, электр энергиясенә ташламалы тариф булдыру.
Әлеге ташламалардан файдалану өчен, эшкуарга индустриаль (сәнәгать) парк территориясендә эшчәнлек алып бару турында ТР Икътисад министрлыгы белән килешү төзергә кирәк. Шул ук вакытта сәнәгать паркы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән кала, республиканың бер муниципаль районында булырга тиеш.
Башлангыч консультацияне 8 (843) 524-90-90 телефоны буенча алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев