Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә катнашты

Зилә Вәлиева билгеләп үткәнчә, “республикада тавыш бирү бердәм бара”.

Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева илнең Төп законына төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә катнашты. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә. 
Зилә Вәлиева фикеренчә, әлеге тавыш бирү — тарихи вакыйга. Пандемия чорында барлык участокларда да куркынычсыз тавыш бирү өчен шартлар тудырылган. Һәм бу — иң мөһиме. 
Зилә Вәлиева билгеләп үткәнчә, «республикада тавыш бирү бердәм бара». Иҗтимагый палата бөтен республика буенча тавыш бирүнең ничек узуын тикшерә. Аның сүзләренә караганда, тавыш бирүне Күзәтүчеләр күзәтә, һәм бу процедураның объективлыгын, үтә күренмәлелеген һәм легитимлыгын гарантияли.
Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирүләренең төп көне 1 июльдә узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев