Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева Конституциягә кертелгән төзәтмәләрне бәяләде

Зилә Вәлиева билгеләп үткәнчә, РФ Конституциясенең 72нче маддәсенә (анда гаилә, әтиләр һәм балаларны яклау хакында сүз бара) өстәмәләр дәүләт өчен боларның барысы да зур өстенлеккә ия икәнлеген раслый.

РФ Конституциясендәге социаль юнәлештәге төзәтмәләр, аларны кабул иткәннән соң, Россиядә гаиләне үстерүгә уңай йогынты ясаячак. ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева "Татар-информ" агентлыгына шундый фикерен белдерде.

"Барлык маддәләр дә, без шартлы рәвештә әйткәнчә, төзәтмәләрнең социаль пакеты, ул тулысынча диярлек гаиләләргә ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән. Минем фикеремчә, кабул ителгәннән соң аларның барысы да гаилә иминлегендә уңай чагылыш табарга тиеш", - дип искәртте ул.

Зилә Вәлиева билгеләп үткәнчә, РФ Конституциясенең 72нче маддәсенә (анда гаилә, әтиләр һәм балаларны яклау хакында сүз бара) өстәмәләр дәүләт өчен боларның барысы да зур өстенлеккә ия икәнлеген раслый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев