Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

ТР халкын Covid-19дан курку аркасында ашыгыч медицина ярдәменнән баш тартмаска киңәш иттеләр

Республиканың медицина учреждениеләрендә буфер зоналары булдырылды, анда барлык пациентлар үзләрендә коронавирус инфекциясе бармы яки юкмы икәнен билгеләгәнчегә кадәр тора.

Татарстанлыларга Covid-19 йоктырудан куркып, планлы һәм ашыгыч медицина ярдәменнән баш тартмаска киңәш иттеләр. Бу хакта РКБ баш табибының беренче урынбасары Марсель Миңнуллин Андрей Кузьмин белән әңгәмә барышында хәбәр итте.

«Республика халкын ышандырасым килә, чиста стационарларга, ашыгыч һәм планлы медицина ярдәме күрсәткән урыннарга мөрәҗәгать итүдән куркырга кирәкми. Ай ярымнан соң ковид бетәчәк дигән уйлар белән көтеп тору дөрес түгел. Әгәр ниндидер проблемалар, планлы тикшерүләр булган очракта, кеше көтү кәгазендә булса, килергә, мөрәҗәгать итәргә кирәк», — диде табиб.

Татарстанның медицина учреждениеләрендә буфер зоналары булдырылды. Бу изоляция бүлекләренә пациентлар үзләрендә Covid-19 бармы яки юкмы икәнен билгеләгәнчегә кадәр торалар.
«Статусны билгеләгәнчегә кадәр бер генә пациент та «чиста» зоналарга үткәрелми», — дип ышандырды Миңнуллин.

РКБ баш табибы урынбасары белән интервью sntat.ru сайтында бастырылган. Видеоверсияне YouTube сайтында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының каналында күрергә мөмкин булачак. «Андрей Кузьмин белән галстуксыз әңгәмә» программасының телевизион вариантын тамашачылар шимбә көнне 18 сәгать 30 минутта һәм якшәмбе көнне 13 сәгать 30 минутта карый алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев