Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

ТР халкына М12 трассасын төзү алдыннан «Нева» автомобиль юлы буйлап экскурсия оештырачаклар

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Мәскәү – Казан автомагистрален төзү буенча эшче төркем утырышы булып узды.

Татарстанның Лаеш районында яшәүчеләр өчен М11 «Нева» (Мәскәү — Санкт-Петербург) автомобиль юлы буйлап М12 Мәскәү — Казан трассасын төзү алдыннан экскурсия оештырачаклар. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов автомобиль юлын төзү буенча эшче төркем утырышында хәбәр итте.
Фәрит Хәнифов фикеренчә, җирле халык куя торган мәсьәләләрне хәл итү эше «шактый актив алып барыла». 
Министр бер мәсьәләнең Лаеш районында Идел ярында урнашкан ял базаларын саклауга кагылуын искәртте. 
«Урман хуҗалыгы министрлыгы арендаторлар белән эшли. Алар куйган барлык мәсьәләләр дә хәл ителәчәк. Берәү дә үпкәләгән булып калырга тиеш түгел. Бу — иң мөһиме», — дип ассызыклады ул.
М12 Мәскәү — Казан тиз йөрешле автомобиль юлын 2024 елга төзергә планлаштыралар. Ул Татарстанның биш районы территориясендә узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев