Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы үзизоляция режимыннан соң балаларны бакчаларга кабул итүнең вакытлыча кагыйдәләрен аңлатты

Республикада май бәйрәмнәреннән соң штат режимында балалар бакчалары эшли башлаячак.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы үзизоляция режимыннан соң мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең балаларны кабул итү тәртибе турында җиткерде. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Аерым алганда, ата-аналарга баланың сәламәтлеге турында белешмә алыр өчен, поликлиникага барырга кирәк булмый. Коронавирус расланган авырулар белән элемтәдә булмау турындагы белешмә бирүне участок педиатры телефон аша мөрәҗәгать иткәннән соң тәэмин итәчәк.

“Ата-анада участок табибының контактлары булмаганда, үзара бәйләнеш поликлиниканың call-үзәге яки регистратура ярдәмендә гамәлгә ашырыла, – дип аңлаттылар министрлыкта. – Белешмәләр электрон почта яки мессенджерлар аша биреләчәк. Белешмә фотографиясе яки аның сканерланган күчермәсе җибәрелә”.

Ведомствода ассызыклауларынча, иртәнге якта бакчаларда балаларның сәламәтлеге торышын тикшерү көчәйтеләчәк. Бакчаларга томау төшү яки ОРВИның башка билгеләре булган балаларны кабул итмәячәкләр.

Балалар бакчаларына вакытлыча кабул итү тәртибе ТР сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан булдырылган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев