Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында дистанцион укуның белем сыйфатына йогынты ясавы турында сөйләделәр

Рафис Борһанов фикеренчә, көчле укучыларның БДИны югары балларга тапшыру мөмкинлекләре бар.

Укуның дистацион форматы белем бирү сыйфатына һәм БДИ нәтиҗәләренә тәэсир итәргә тиеш түгел, дип саный ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов. Бу хакта ул Андрей Кузьминга биргән интервьюсында хәбәр итте.

"Сүз тугызынчы һәм унберенче сыйныф укучылары турында бара. Бу сыйныф укучылары, еш кына, үзләренең әзерлекләрен сынау өчен дистанцион форманы куллана. Өстәвенә, алар нинди югары уку йортларына керәчәген белә. Югары уку йортларына керергә кем әзерләнә, аларның зур проблемалары булмас дип уйлыйм. Көчле укучылар, бәлки, имтиханны яхшырак та тапшырырлар, әмма бу минем фаразлар. Мин нәтиҗәләрнең узган еллардагыга караганда начаррак булмавын, белемнең сыйфаты югалмавын теләр идем", - диде Рафис Борһанов.

Шулай ук министр билгеләп үтүенчә, хәзер дүртенче чирек бара, балалар үткән материалны кабатлыйлар. Эксперт фикеренчә, студентларның дистанцион уку вакытында өлгереше зыян күрергә тиеш түгел.

Рафис Борһанов белән әңгәмәне "События" сайтында укыгыз. Видеоверсияне YouTube тагы “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының каналында күрергә мөмкин булачак. Әңгәмәнең телевизион вариантын тамашачылар шимбә көнне 18.30 сәгатьтә, якшәмбе көнне 13.30 сәгатьтә карый алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев