Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

ТР Мәгариф һәм фән министры: Татарстанда БДИның уртача баллы Россия буенча уртача күрсәткечләрдән югарырак

Быел республикада БДИның уртача баллы тарих, география, француз теле һәм җәмгыять белеме буенча арткан.

Татарстанда БДИның уртача баллы Россия буенча уртача күрсәткечләрдән югарырак. 
ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов әйтүенчә, быел республикада БДИның уртача баллы тарих, география, француз теле һәм җәмгыять белеме буенча арткан.
Рус теле, әдәбият һәм физика буенча уртача балларның аз гына артуы күзәтелгән. Математика, химия, информатика, биология, инглиз һәм немец телләре буенча уртача балл кимегән. 
Рафис Борһанов әйтүенчә, бу — гамәли әзерлек таләп итә торган фәннәр, аларга укытучыдан башка әзерләнүе авыррак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев