Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

ТР Минцифра башлыгы татарстанлыларга 5G вышкаларыннан курыкмаска киңәш итте

Вышкаларның нурланышы Россиядә катгый контрольдә булачак.

5G мобиль элемтә вышкаларының яңа буыны гаять зур мөмкинлекләр бирә һәм сәламәтлек өчен куркыныч түгел. Бу хакта Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, информацион технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин онлайн-эфир вакытында сөйләде. 

«Нурланыш хакында борчылырга кирәкми, чөнки дөнья нормалары белән чагыштырганда, Россиядәге нурланыш нормалары иң катгыйлары. Скандинавия илләре белән чагыштырсаң, кәрәзле элемтә нурланышы нормалары бездә 10 тапкырга кискенрәк. Саннарда бу 1 кв метрга 10 микроватт дигән сүз», — диде Хәйруллин. 

Хәзерге вакытта Татарстанда эшли торган 5G вышкалары юк, дип искә төшерде министр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев