Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

ТР Президенты антисептик чараларга бәяләрне арттыруга юл куярга ярамый дип белдерде

Рөстәм Миңнеханов дезинфекцияләү чараларын җитештерү күләмен арттыру турында фикер алышты.

Антисептик чараларга бәяләр арттыру һәм Интернетта аларны кыйммәтрәк бәягә сатуга юл куярга ярамый, диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның “Аромат” АҖендә. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов антисептик чаралар белән тәэмин итү мәсьәләсен контрольгә алды, чөнки сүз кешеләрнең иминлегенә кагыла. Ул әлеге мәсьәләне федераль дәрәҗәдә фикер алышуга чыгарачак.

ТР Президенты әйтүенчә, дезинфекцияләү чараларын сәүдә һәм даруханә челтәрләре аша сатарга кирәк, чөнки хәзер интернетта югары бәядән антисептик чаралар тәкъдим итүче спекулянтлар таралды.

Кичә Татарстанда республика җитәкчесе күрсәтмәсе белән идарә органнары һәм гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча территориаль өстәмә система көчләре өчен югары әзерлек режимы кертелде.

Шулай ук Татарстанда коронавируска тикшерү өчен тагын өч лаборатория ачылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев