Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

ТР Президенты Казанда дару сату буенча электрон хаб ачуда катнашты

Даруханәнең электрон каталогы кирәкле препаратларны өйдән чыкмыйча эзләргә мөмкинлек бирә. 

Казанда «еАптека» челтәренең яңа электрон даруханәсе эшли башлады. 
Хәзер татарстанлылар даруларны өйдән чыкмыйча, даруханәгә бармыйча гына сатып ала алачак. Электрон хаб ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Хөкүмәте экс-зампреды Ольга Голодец катнашты. 
Чараны оештыручылар сүзләре буенча, проектның уңышлы булуы бизнес һәм дәүләтнең бердәм эшләвенә бәйле. 
Пандемия чорында даруларга арттырылган таләпләргә карамастан, Татарстан проектны тиз арада тормышка ашыруга иреште, дип билгеләп үтте Миңнеханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев