Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

ТР Президенты Казанның сәүдә челтәрләрендә азык-төлек булуны тикшерде

Республика кибетләрендә сатып алучылар саны шактый кимегән.

Татар-информхәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнеханов Казанның сәүдә нокталарында булган, киштәләрдә беренче чиратта кирәкле товарлар булуын тикшереп, сатып алучылар белән аралашкан. Республика җитәкчесе Инстаграмда үз битендә видео урнаштырды. “Барысы да бар, килдең дә сатып алдың”, – ди ТР Президенты, тулы киштәләрне карап.

ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова билгеләп үткәнчә, кичә кич сәүдә челтәрләрендә гражданнар агымының сизелерлек кимүе теркәлгән, продукция җитәрлек күләмдә.

Алабуга шәһәрендә дә азык-төлек белән тәэмин итү проблемасы күзәтелми, продуктларга кытлык юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев