Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

ТР Президенты Республика халкын бәйрәм белән котлады

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Республика Көне һәм ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан котлады.

Президент үзенең мөрәҗәгатендә билгеләп үткәнчә, Татарстан ватанпәрвәрлек, хезмәт сөю, күпмилләтле Россиянең һәм газиз республикабызның традицияләренә хөрмәт рухында тәрбияләнгән барлык кешеләрне берләштерә. Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне үстерүнең ачык һәм уңай мисалы — безнең бәхәссез конкурент өстенлегебез.
Республика җитәкчесе фикеренчә, Хәтер һәм Дан елында республика башкаласы — Казан шәһәренә Россия Федерациясенең «Хезмәт батырлыгы шәһәре» мактаулы исемен бирү закончалыклы нәтиҗә булды. «Чын күңелдән Сезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, оптимизм һәм планнарыгызның тормышка ашуын телим», — дип теләде Татарстан Президенты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев