Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

ТР Президенты Россия эшкуарлары көнендә республиканың бизнес-бергәлеге белән очрашачак

Чара 26 майда Түбән Камада узачак һәм 10 сәгать 40 минутта башланачак.

ТР Икътисад министрлыгы, Россия эшкуарлары көнендә, 26 майда, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашында республика бизнес-бергәлеге белән очрашу уздырачак.
Эшлекле вакыйга программасы Татарстан Республикасында эшкуарлыкны үстерүнең уңай шартларын формалаштыруга, бизнесны алып баруга заманча якын килүне пропагандалауга, эшкуарлык эшчәнлегенең абруен күтәрүгә юнәлдерелгән.
Чара спикерлары сыйфатында эшчәнлекнең төрле өлкәләрендәге яшь эшмәкәрләр һәм тәҗрибәле идарәчеләр чыгыш ясаячак, алар нәтиҗәле бизнесны үстерү өчен тәҗрибә һәм белемнәр белән уртаклашачак һәм ТР Икътисад министрлыгының белем бирү программалары барышында алынган кейслар тәкъдим итәчәк.
Чара барышында шулай ук бушлай «Тиз старт» бизнес-марафоны да эшләтеп җибәреләчәк. Марафонда катнашучылар 7 көн эчендә минималь инвестицияләр белән бизнесны ничек оештырырга һәм үз эшләрен үстерүгә 100 000 сумга кадәр грант өчен көрәшә алачаклар.
Шулай ук #Мойбизнеспомогает хәйрия акциясенә старт биреләчәк. Акция кысаларында балаларны яклау көнендә (1 июнь) яшь эшкуарлар катнашында хәйрия ярминкәләре узачак. Моннан тыш, мәктәпкә әзерлек өчен өлкән яшьтәге кешеләр һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен акча җыю оештырылачак.
Чара 26 майда Түбән Камада узачак һәм 10 сәгать 40 минутта башланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев