Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

ТР Президенты Рой Джонс белән Татарстанда бокс киләчәге турында сөйләште

Татарстан блогерлары билгеләп үткәнчә, Рөстәм Миңнехановның легендар спортчы белән уртак фотода йодрыклары шәбрәк күренә.

Рөстәм Миңнеханов профессиональ боксчы, дүрт авырлык категориясендә дөнья экс-чемпионы Рой Джонс белән очрашты. Очрашу барышында алар Татарстан Республикасында бокс киләчәге турында фикер алышты. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Бокс - характер, дисциплина, көндәшкә хөрмәт тәрбияләүче лаеклы спорт төре. Профессиональ, мавыгучан остаз җитәкчелегендә бокс белән шөгыльләнү Татарстанның меңләгән баласы өчен тормышка юллама була ала", - диде Рөстәм Миңнеханов. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасында Бокс — мәктәпләргә” проектын үстерү турында фикер алыштылар.

Социаль челтәрләрдә Рөстәм Миңнехановның Рой Джонс белән очрашуыннан фотографияләр турында актив сөйләшәләр.

«Рөстәм Миңнеханов бокс буенча дөнья чемпионы Рой Джонска караганда да җитдирәк кебек күренә. Президент йодрыгы зуррак!» — дип яза блогерларның берсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев