Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

ТР Президенты Татарстан медицина хезмәткәрләренә ашыгыч ярдәм автомобильләреннән ачкычлар тапшырган

Татарстанга 24 автомобиль кайткан, июнь ахырына кадәр тагын 5 автомобиль булыр дип көтелә.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан медицина хезмәткәрләренә ашыгыч ярдәм автомобильләреннән ачкычлар тапшырган. Ул медицина хезмәткәрләрен иртәгә билгеләп үтелә торган һөнәри бәйрәмнәре белән котлаган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы яза. 
«Сезгә хезмәтегез, һөнәри осталыгыгыз һәм мәрхәмәтле йөрәгегез өчен тирән рәхмәт белдерәсем килә», — дигән Рөстәм Миңнеханов ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә. 
Автомобильләр РФ Президенты Владимир Путинның ашыгыч ярдәм станцияләренең техник базасын ныгыту буенча карары кысаларында килгән. Татарстанга 24 автомобиль кайткан, июнь ахырына кадәр тагын 5 автомобиль булыр дип көтелә. Быел республика акчасына тагын 54 машина сатып алыначак.
Яңа ашыгыч ярдәм автомобильләре республика районнарына юл алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев